Яшь спортчыларның иминлеге — өстенлекле бурыч. Кайманов урамында урнашкан шахмат һәм бокс клубында янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәре кунакта булды. Белгеч балаларны үз эшчәнлеге белән якыннан таныштырды, янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде. Бу көнне, шулай ук, Яңа ел алды турнирына йомгак ясалды. Малайлар һәм кызларны нәрсә белән сөендерделәр? Хәбәрчебез күреп кайтты.
Утсүндергечне ничек дөрес итеп кулланырга? Янгын чыкса, нишләргә? Коткаручы Илнар Абукаев балаларга төп кагыйдәләр турында сөйли. Үз киңәшләрен бирә. Малайлар һәм кызлар “Шахмат һәм бокс” клубына йөриләр. Яшь спортчылар иминлеге — биредә беренче урында.
Кайманов урамында урнашкан шахмат һәм бокс клубы 3 ай элек ачылды. Бүгенге көндә ике төркем эшләп килә. 24 бала шөгыльләнә. Дәресләрне тәҗрибәле тренерлар алып бара. Барысы да – түләүсез. 21 нче микрорайон халкы өчен мондый бүләкне Раил Әсләмов ясый.
Балаларны Кыш Бабай белән Кар кызы да котларга килә. Яшь спортчылар җитди әзерләнгәннәр. Шигырьләр укыдылар, төрле уеннарда үз көчләрен сынадылар, бергәләп җырладылар.
Балаларның шатлыклы йөзләре – зур хезмәтнең нәтиҗәлеге турында сөйли.
Раил Әсләмов киләчәктә дә куркынычсызлык дәресләре оештырырга тели. Чөнки бу клубның иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе, ди ул.
Альбина Вәлиева, Рафаэл Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.