Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Яңа ел ялларыннан соң да тормыш дәвам итә. Әйдәгез, шул тормыш вакыйгаларының татар матбугатындагы чагылышына күз салыйк.
Бәхет дибез. Ә нәрсә соң ул бәхет? Адәм баласының тулы бәхете өчен ни-нәрсәләр кирәк? Менә шундый фәлсәфи сорауны “Шәhри Казан” газетасы беренче битенә чыгарып биргән. Тышлыктан күренгәнчә, бер чакта да булганына шөкер итә белмәгән адәм баласына бәхет өчен бик күп кирәк икән шул. Ләкин бар булганын югалткач кына, без сәламәтлек белән күңел тынычлыгының нинди зур байлык булганлыгына инанабыз.
Мәктәп укытучыларының Яңа ел бәйрәмнәрендә дә башлары эштән чыкмады- аларны “Мәскәү электрон мәктәбе” сервисларына өйрәттеләр. Торам-торам да аптыраганнан хатынның колагын борам дигәндәй, бездә берәр реформа кирәк булса, тоталар да мәктәпкә бәйләнәләр. Ниләр генә күрмәде инде соңгы15-20 ел аралыгында безнең укытучылар. Хәзер, әнә, аларның эшен җиңеләйтәбез дип , тагын бер матавык уйлап тапканнар.”Яңартылган сервиска өй эшләрен автомат рәвештә тикшерү функциясе дә өстәлгән. Хәзер укытучы урынына бу эшне ясалма интеллект башкара алачак”, дип яза газета журналисты. Кыскасы, укытучыларның да , укучыларның да күрәселәре алда икән әле.
Кышын ач калмабызмы, йомырка hәм тавык итенә бәя ни сәбәпле арта, ни өчен республика шуның кадәр сөт җитештерә, ни өчен сөтне сатып алу бәяләре түбән? Шушы hәм башка сорауларны “Шәхри Казан” газетасы журналисты Татарстанның Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Җаббаровка биргән. Министрның җаваплары күңелдә өмет чаткылары уята, дияр идем.
Озын-озак ялларда тамак проблемасы аеруча нык сизелде. Шунлыктандыр, “Ватаным Татарстан” газетасы тамак хакы күпме тора дигән сорауга җавап эзләгән. Баксаң, илдә яшәүчеләрнең 60 проценты хезмәт хакының яртысын шул тамак туйдыруга тота икән. Ә бу ел башыннан бәяләр тагын 20 прцентка кадәр артыр дигән фараз да бар. Болары инде өстәрәк әйтелгән министрның өметләндерүләрен челпәрәмә китерә. Без инде мондый бәя артуларны хәйран күп кичергән халык дип рухланырга гына кала бу очракта.
“Чиргә ял юк” дигән язмада Татарстандагы вируслы авыруларның катлаулануы турына сүз бара. Бөтен хикмәт быел шул авырулар белән аерым-аерым да, барысы белән беръюлы да авырыйлар икән. Табиблар прививка ясатудан да яхшырак чара юк дип тәкрарлый. Язга таба барабыз дигән өмет кенә күңелне җылыта. Түзик, күп калмады.
Театр тормышы hәм артистлар белән кызыксынучыларга “Ватаным Татарстан” Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова белән кызыклы да, ихлас та әңгәмә тәкъдим иткән.
Алга таба да укудан hәм фикер йөртүдән аерылмыйча яшәргә язса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!