Бүген Татарстанда бераз кар явачак, урыны белән буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяктан секундына 13 метр тизлектә җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -9..-14 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда бозлавык.