Нурлатта — кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар район башлыгы белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү махсус хәрби операция зонасындагы хәлне һәм хәрбиләрнең ихтыяҗларын ачыкларга мөмкинлек бирде.
Кайберәүләр Дамир Ишикнеевка шәхси үтенечләре белән мөрәҗәгать итте. «Айс» кушаматлы хәрби узган елның маеннан бирле контракт буенча хезмәт итә. Бу аның беренче ялы. Бу шатлыкның бер өлеше генә, иң мөһиме — шушы көннәрдә ул әти булырга җыена. Яшь гаилә дөньяга беренче бала килүен көтә.
Сөйләшүдә хәрби көнкүреш турында фикер алышынды. Дамир Ишкинеев хәрбиләрнең мохтаҗлыгы белән кызыксынды. Егетләрнең алгы сызыкта элемтә белән кыенлылкар туган, алар иярченле антенна сатып алырга ярдәм сораганнар. Хәрбиләр һәрьяклап ярдәм итүләре өчен катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде. Район башлыгы үз чиратында аларга дөрес хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, җылы теләкләрен җиткерде.
Республикабыз районнарында махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән, даими рәвештә район башлыклары очраша. Шундый очрашуларның берсе бу көннәрдә Нурлат районында да узды.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев хәрби якташлардан хезмәтләренең барышы һәм нинди ярдәм кирәклеге турында сорашты. Хәрбиләр үзләренә һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәр өчен район җитәкчелегенә һәм райондашларга рәхмәт белдерделәр, туган яктан озатылган гуманитар ярдәмнең мөһимлеген ассызыкладылар. Һәм һичшиксез, туган илгә бары тик җиңү белән генә кайтачакларына ышандырдылар.