Россия Президентына сайлауда 11 кандидат катнаша, дип белдерделәр Россия Үзәк сайлау комиссиясендә. Аларның сигезе сәяси партияләр тарафыннан, өчесе үз-үзен тәкдим итүче буларак катнаша.
Рәсми рәвештә Үзәк сайлау комиссиясе партияләрдән тәкъдим ителгән өч кешене теркәде: бу — ЛДПРдан Леонид Слуцкий, Яңа кешеләр партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов. Моннан тыш, сәяси партияләрдән Россия Коммунистлар партиясе вәкилләре — Сергей Малинкович, ГРаждан инициативасы — Борис Надеждин, Россия азатлык партиясе һәм иреклелек партиясе — Андрей Богданов, Россия гомумхалык берлеге — Сергей Бабурин, Россиянең демократик партиясе — Ирина Свиридова бара. Сайлауларга үз-үзен тәкъдим ителүчеләр сыйфатында Рада Русских, Анатолий Баташев, Владимир ПУтин бара. Исегезгә төшерәбез, сайлаулар быел 15, 16, 17 мартта уза.