Якты костюмнар, матур җырлар, фигуристларның профессиональ хәрәкәтләре. Боларның барсында Яшел Үзән раойнының «Ледокол» боз сараенда күрергә булды. Шушы көннәрдә биредә «Русалочка» дип исемләнгән хәйрия тамашасы узды, ул билгеле әкият мотивлары буенча куелды.
Әлеге чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар килгән иде. Тамашаның иң матур мизгелләрен сезнең игътибарга да тәкдим итәбез.
Яңа елда мәхәббәт һәм тугрылык идеясын «ЛЕДОКОЛ» спорт комплексында яшь фигуристлар тәкъдим итә. Искиткеч матур тамаша хәйрия форматында уза. Тамашачылар арасында махсус операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук сәламәтлекләре чикле булган һәм «Гнездышко» приютындагы балалар.
Якты ялтыравыклы костюмнар, эзлекле хәрәкәтләр, матур музыка — тамашачы беренче минутлардан ук әкият иленә чума, узган ел «Щелкунчик » тэкдим ителсэ, быел тамашачыны Дисней геройлары таң калдырды.
Яшь фигуристлар — спортчы гына түгел, ә кыска вакыт эчендә тылсымлы әкият персонажына әйләнуләренә бик шат. Тимераякта синхронлы шуучы артистлар тамашачыларга бик теләп күрсәтә.
Яшь фигуристлар кыска вакыт эчендә үзләрен тылсымлы экият персонажы булырак тәкдим итте. Фигуристлар әйтүенчә, әлеге өлкәдә иң мөһиме спорт һәм сәнгать осталыгын куллану.
Степан Ларин 7 ел элек бозга баса, быел исә аңа 11 яшь һәм әлеге тамашада ул Принц ролен башкара. Светлана Кириллова кызы Әлинә белән таң калган, Яшел Үзәндә бу дәрәҗәдәге тамашаны беренче тапкыр күрүебез диләр.
Филипповлар гаиләсе Норлаттан килгән, иң сокландырганы – балаларның бозда үзләрен ышанычлы тотуы.
Яшел үзән халкын әлеге тамаша таң калдырган, ә инде яшь тимераякта шуучылар үзләренең матур чыгышлары белән якташларын сөендерергә һәрвакыт әзер!
Әлфия Мөхәммәтшина, Юлия Озерова, Александр Федоров, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.