Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәләр.Бу хакта Республика Диния нәзарәте хәбәр итте. Курсларны иртәгә 12 нче гыйнварда Казанның 9 мәчетендә һәм Питрәч мөхтәсибәтенең 1 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә.
Мәчетләр исемлеге белән тулырак диния нәзарәте сайтныда танышырга мөмкин. Башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып бара. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.