«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», ди халык. Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, саф һавада йөрү, дөрес туклану, болар барысыда да физик сәламәтлек нигезе. Шушы көннәрдә Түбән Кама районының Гаилә паркында 100 дән артык спорт сөючеләр җыелды. Төрле буынны берләштергән спорт бәйрәмендә Түбән Камадагы хәбәрчебез Альбина Вәлиева да булып кайтты.