Россиядә Тридемия тарала. Ягьни ул бер үк вакытта грипп, коронавирус һәм салкын тию дигән сүз. Өч чирнең да симптомнары бик охшаш, шуңа күрә төгәл диагноз кую шактый авыр. Шул ук вакытта пандемия башлангычындагы кебек ул куркыныч тудырмый.
Табиблар үз-үзеңне дәвалаудан тыелырга кисәтә.. Иң яхшы профилактика – гигиена чараларын үтәү, битлек киеп йөрү. Авыруларның кимүе февраль аеннан да иртәрәк булмас ди белгечләр. Республикада хәзерге вакытта хәл тотрыклы. Узган каникул вакытында Роспотребнадзор идарәсе республика буенча хәтта авыручылар саны кимүне дә теркәгән.