Шушы көннәрдә Апас районында 50, 55, 60 ел бергә яшәүче парларны хөрмәтләделәр. Күркәм гадәт буенча, әлеге чарада аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Иңгә-иң куеп яшәүче матур парлар турында алдагы язмада.
Аларның гомерләре иңне-иңгә куеп, мәхәббәттә, хөрмәттә үтә. Бу парларның һәрберсе гаиләдә үрнәк, хезмәттә дә алдынгы. Районның ЗАГС бинасына гаилә сукмагыннан 50, 55, 60 ел бергә атлаучы өлкәннәр чакырылган.
Парлар бер-бер артлы түргә чыга. Аларга район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырыла, апаларның иңнәренә ак мамык шәлләр ябыла, абыйларга түбәтәйләр бирелә.
Хөрмәтләү чарасына район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнары белән кушыла. Алар тарафыннан яңгыраган чыгышлар өлкәннәр күңеленә хуш килә.
Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.