Казанда шагыйрь фронтовик Фатих Кәримгә багышланган искә алу чарасы узды. 9нчы гыйнварь көнне аның тууына 115 ел тулды. Чара шәхеснең истәлек тактасы янында башланды. Биредән язучы 1941нче елда Бөек Ватан сугышы кырларына китә. Фронтның алдынгы сызыгында була, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан юл уза. Фатих Кәримнең гомере, сугыш бетергә санаулы көннәр калганда өзелә.
Республикабызның Милли музеена килүчеләр, язучының биредә салканучы шәхси әйберләре белән танышты. Яшь буын вәкилләре шигерләрен укыды. Иҗачылар, җәмәгать эшлекләре Фатих Кәримнең шәхесенә тукталып, зур әһәмиятенә ия икәнен ассызыклап үттеләр.