Әлеге хатын-кызларны бер зур эш берләштерә. Эштән соң махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре бергә җыелып токмач кисә. Эш барышында үз-ара сөйләшеп тә алалар, уллары сау-сәламәт кайтсын өчен дога да кылаларю
Хәзерге вакытта Менделеевта токмач кисү буенча җиде урын санала. Любовь Николаевна махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач кисә һәм барлык тәм-том продукциясе гуманитар ярдәм булырак ватан сагында торучыларга җибәрелә.
Токмач кисүдән тыш, биредә ханымнар печенье пешерү белән дә мәшгуль, тагын да тәмлерәк булсын эчен төрле тәмлеткечләр салып пешерәләр. Менделеев районы халкы ватан сакчылары өчен төрле яклап булышырга тырыша, мәсәлән Элвира Плеханова кызы һәм улы белән гигиена өчен махсус салфеткалар җитештерәләр. Шулай ук әлеге районда « Без бергә» дип исемләнгән берләшмәдә бар, җитәкчесе Марина Глебова. Биредә махсус челтәрләр бәйлиләр, гуманитар ярдәм җыялар.
Биредә ханымнар челтәрләр бәйләү белән мәшгуль, кыска вакыт өчен дә якынча 500 дән артык чәлтәрләр әзерләнгән. Яңа ел уеннан балалар бакчасына йөрүчеләр әтиләренә хатлар да язып җибәргән.
Барлыгы 50 миллион сумлык гуманитар ярдәм күрсәтелгән. 5 машина һәм йөк йөртүче машина ярдәмгә килә. Ел азагында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 5 тоннадан артык гумани тар ярдәм җибәрелгән иде.
Хәзерге вакытта гыйнвар һәм февраль ае өчен гуманитар ярдәм җыела.
Динә Нәҗметдинова, Диана Василова. Татарстан яңалыклары, Менделеев районы.