“Күренекле шәхесләребезне барлау – саваплы гамәл!”. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә һәм “Безнең мирас” журналы редакциясе оештырган түгәрәк өстәлдә сүз нәкъ шул хакта барды. Тарихи мирасыбызны барлауга багышланган чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?! дип ачынган 112 ел элек Габдулла Тукай. Гади , әмма бик тирән мәгънәле сорауга җавап бирү өчен яңа заман җәмгыятенә гасырдан артык вакыт кирәк булды. Әлеге түгәрәк өстәл янына да чын кеше кадерен белергә омтылучылар чакырылган.
Мәгърифәтчелеккә зур өлеш кертеп калдырган Олуг дин галимнәре үзеннән үзе барлыкка килмәгән аларның гыйлем һәм тәрбия нигезе – мәдрәсә.
Яшь буынны, шул исәптән шәкертләрне дә шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү иң үтемлесе. Бүгенге көн шәхесләре рәтенә иң беренче чиратта Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе Индус Таһировны кертәм дип белдерде Данис Шакиров. Өстәвенә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы барышында 2024 елны татар дөньясы өчен «Шәхесләр елы» дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Шәхесләрне барлау чарасы конференция калыбында үткәрелүе дә киң җәмәгатьчелеккә танылмаган дин галимнәре, химаячеләр турында тәфсилле мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге. Шуларның аеруча игътибарга лаеклысы Казаковлар нәселе.
Күләгәдә калган шәхесләребезне таныту гаммәви вә гамәли чаралар аша чынга ашырыла. Сүз дә юк дәүләт дәрәҗәсендә эзлекеле эш алып барганда ул тагын да нәтиҗәлерәк була. Әмма еш кына, этәргеч биреп , башлап йөрүче кирәк.
Тарихи чыганаклардан билегеле булганча Казанда дин һәм фән бергә үрелеп барган. 1803 елда Коръәннең беренче тиражы басылу уңаеннан Казан федераль университетының төп бинасы ишегалдында хөкүмәт дәрәҗәсендә истәлек тактасы ачылды.
Тарих белгече Айрат Фәйзрахманов үз чыгышында Иске татар бистәсенең Тәрҗемановлар, Әмирхановлар, Якуповлар һәм башка татар халкының үрнәк шәхесләре исемнәре белән бәйле булуын бәян итте. Шулай ук мәдрәсә шәкертләре Әхмәдһади һәм Садретдин Максудилар, Габденнасыйр Курсави исемнәре белән бәйле эшчәнлек белән танышты.
“Күренекле шәхесләребезне барлау – саваплы гамәл!” дип аталган җанлы сөйләшүләрдә әлеге мәдрәсәне тәмамлаган татар иҗтимагый хәрәкәтен әйдәп баручылар да катнаша.
Утырыш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Анда, аерым алганда, Казан шәһәре Яңа бистә зиратына мемориаль статус бирү һәм аны дәүләт саклавына алу, фәнни, дини, искә алу чаралар оештыру буенча тәкъдимнәр бар.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.