Россия Президенты Владимир Путин махсус операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы катнашучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады һәм бу якты бәйрәмдә илебез мәнфәгатен яклаучы хәрбиләргә җылы сүзләр җиткерде.
«Ә икенчедән, безнең очрашу Россия Федерациясенең бөтен территориясендәге барлык коллегаларым, шул исәптән бөтен дәрәҗәдәге коллегаларым өчен дә ачык, аңлаешлы сигнал булсын иде, —диде ул. — Сезнең янәшәгездә һәрвакыт, кабатлыйм, хакимият, идарә итүнең теләсә кайсы дәрәҗәсендәге хезмәттәшләрем булсын өчен ачык сигнал. Кирәк чакта янәшәгездә ярдәм итә, булыша алырлык кешеләрне һәрвакыт хис итәр өчен», — дип ассызыклады Владимир Путин.
Ахырда ул ил хакимияте геройларның гаиләләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булачак дип вәгъдә итте.