Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең язылучыларын Раштуа бәйрәме белән котлады. Телеграм-каналында ул православие христианнарына игелек, бәхет һәм иминлек теләгән.
«Раштуа — барлык кешеләрне берләштерүче тантана. Әлеге бәйрәмгә олылар да, балалар да һәрвакыт шат!» — дип язган ул телеграм каналда урнаштырган видеоязма астына.