Татлы бүләкләр, балалар өчен уенчыклар һәм солдатларга мендәрләр. Түбәнкамалылар махсус хәрби операция барган шәһәрләргә һәм ил сакчыларына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Изге эштә оешма-предприятие хезмәткәрләре генә түгел, мәктәп балалары да катнаша. Бүген Химиклар проспектындагы 72 Б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына 1 нче гимназия укучылары килде.
Йомшак уенчыклар, китаплар, тәм-томнар. 1 нче гимназия укучылары Яңа ел күчтәнәчләрен Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендәге балаларга дип алып килгән. Бүләкләрне мәктәп ярминкәсендә җыелган акчага сатып алганнар.
Әлеге мендәрләрне солдатлар өчен Рәхилә Корбангалиева алып килгән. Берничә ай эчендә 30 данә теккән. Тукыманы сатып алырга эшмәкәрләр ярдәм иткән. Көненә берничә сәгать вакытны кул эшенә багышламасам, күңелем тыныч түгел, ди хатын-кыз.
Гуманитар ярдәм җыюда түбәнкамалылар актив катнаша. Йөкне даими җибәреп торалар.