Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны һәм республика халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
«Без бу матур бәйрәмнәрне һәрвакыт иң яхшы хисләр белән каршы алабыз, бер-беребезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, уңышлар, эшләрдә һәм башлангычларда казанышлар телибез. Барлык ниятләр тормышка ашсын, ә янәшәгездә якын һәм яраткан кешеләрегез, ышанычлы иптәш һәм дусларыгыз булсын», — диелә телеграммада.