Татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны ачыклау, барлау кызыксындыру, татар телен саклау һәм үстерү максатыннан Татар телендә әдәби әсәрләргә ябык конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Тулырак Фәннур Хәсәнов әзерләгән видеосюжетта.
Татар телендә әдәби әсәрләргә ябык конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс тугыз номинациядә үткәрелде.
Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми. Конкурста катнашучыларның исемнәре билгеле булмый. Әсәр псевдоним -тәхәллүс белән имзалана.
Әлеге бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештырды. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы февраль аенда оештырылачак.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.