Апас урта мәктәбендә үтүче чыршы бәйрәме. Ул могҗизалы, маҗаралы итеп оештырылган. Балалар сәхнәдә талантларын күрсәтә. Һәр класс чыгышлар әзерләгән.
Сәхнәдәге чыгышлардан соң, балалар бизәлгән чыршы тирәсендә әйләнә. Һәрберсенең күңеле шат, кәефләре бәйрәмчә.
Яңа ел бәйрәме — тәм-томнарга, күчтәнәчләргә бай вакыт. Һәр балага район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән бүләкләр тапшырыла. Нинди шатлыклы һәм күңелле мизгелләр. Балалар сөенечләрен безнең белән уртаклаша.
Ләлә Зәйнуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.