Буа шәһәренең картлар һәм инвалидлар өчен интергат-йортында яшәүче Дамир Вәлиевкә әлеге музыкаль инструментны якташыбыз — Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин тапшырды. Атаклы баянчы өчен әлеге яңа ел бүләге нәрсәгә тора һәм ничек кадерле, киләсе сюжетта карагыз.
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче Дамир Вәлиевнең көне минутлап бүленгән. Вак моториканы да эшләргә, әбәткә дә йөгерергә, күрше бүлмәләрдә торучларны баян уйнап биетеп тә алырга. Кырык ел инде аның кулыннан баян төшкәне юк.
Язмыш шулай хәл итте, дамир абый олыгайган көнендә интернат –йортка эләкте. Әмма ул биредәге тормышыннан бик канәгать. Баянчы ир-ат зур гаиләдә дә беренче егет. Ә яңа бүләк ителгән инструментны ул бик сак кына кадерләп кулларына ала. Тырналмасын, дип курка. Мондый кыйммәтле баяны булганы юк иде аның. Хәзер ул аның белән шунда ук өлкәннәр өчен вечер оештыра.
Дамир Вәлиев интернат-йорттада, районда булган массакүләм мәдәни чараларда актив катнаша. Менә берничә ел инде пенсионерларның “Балкыш-Сияние” республика фестивалендә чыгыш ясый килә.
Буа якташлыгы интернат-йортка Яңа ел алдыннан башка музыка уен кораллары, ә яшәүчеләренә тәм-том белән пакетлар бүләк итте.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары