Татарстанда 23 декабрьдә Россия Президентын сайлауларда гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинны тәкъдим итүне хуплап имзалар җыю башланды. Бу көннәрдә республикада имзалар җыю пунктлары ачылды.
Алар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндәге зур сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Бу көннәрдә Казанда имзаларны җыю, сайлау штабы волонтерлары «Горки Парк» сәүдә үзәгендә урнашты. Беренче минутларда ук аларга чират тезелде. Россия Президенты вазыйфасына кандидатны теркәү өчен аның файдасына 300 мең имза җыярга кирәк. Алар Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырыла. Имзалар җыю гыйнвар уртасына кадәр дәвам итә.