Россия Президенты вазыйфасы кандидатына 33 кеше дәгъва итә. Актуаль мәгълүматларны республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев белдерде. Исегезгә төшерәбез, сайлауларда теркәлү өчен беренче булып документны Россиянең гамәлдәге президенты Владимир Путин алды. Дәүләт башлыгы сайлаулары өч көн дәвамында, киләсе елның 15-17нче мартында була.