Яңа ел – могҗизалар вакыты! Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» чарасы кысаларында, «Шаян ТВ» каналы нәни Варвара Василованы кунак итте. 8 яшьлек Варвара, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, актив һәм кызыксынучан. Кыш бабайга ул балалар телеканалы һәм радиостанция белән танышасы килүе турында язып җибәргән булган, ә аның хаты Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров кулына эләккән.
Варвараны «Шаян ТВ» алып баручылары каршы алды. Эчкерсез елмаю, хисләр ташкыны – олы йөрәкле кечкенә кызның хыялы тормышка ашты! Телевизордан күзәтеп барган балалар янәшәсендә хәзер ул утырып тора. Сөйләшер сүзләр дә күп.
8 яшьлек Варвараның хыялы – телевидениедә алып баручы булу, радиодан сөйләү, мультфильмнар тавышландыру. Боларның барысына да кызчыкның сәләте бар. Әмма Шаян Твда эшләр өчен татар телен камил белергә кирәк. Варвара ихластан өйрәнергә теләге барлыгын әйтте, һичшиксез өйрәнер дә! Янәшәсендә әнисе дә үсендереп тора.
«Болгар радиосы» башкарма директоры Илфар Кәримов нәни кунак белән аралашып, аңа микрофоннан сүз әйттерде, чыршы төбеннән Варварага бүләк чыгарды.
Әлеге очрашу кечкенә генә кызның күңелендәге чынга ашмас кебек тоелган хыялын тормышка ашырды. Киләчәккә канатлар куйды.
Миләүшә Гыйльфанова, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.