Махсус операциядә катнашучы бер хәрби гаиләсенә Казанның «Салават Күпере» торак районында урнашкан яңа фатирдан ачкычлар тапшырдылар. Хәрбинең хатыны Илзирә Шәйдуллина сүзләренчә, аларның гаиләсе бу фатирны бер елга якын көткән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
«Бик сөенәбез. Бик зур рәхмәт! Яңа ел алдыннан шундый зур бүләк булды», – дип рәхмәт белдерде Шәйдуллина Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә.
Ул шулай ук яңа фатирны ничек җиһазлаячаклары турында уйлаганын һәм якын арада гаиләләренең арендага алынган торактан яңа йортка күчәчәчәген әйтте.
Фатир «Мәхәббәт» торак комплексында яңа социаль ипотека йортларының берсендә урнашкан. Хәрби гаиләсеннән тыш, торак ачкычларын тагын 400дән артык гаилә алды.
Искәртеп узабыз, яңа йортлардагы барлык фатирлар сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпләгечләр, җылылык көйләү системасы һәм мәгълүматны читтән торып уку автомат системасы белән җиһазландырылган.
Беренче катларда яшәүчеләр өчен махсус бүлмәләр булдырылган, анда велосипед яки коляска куярга мөмкин. Шулай ук бала биләү бүлмәләре, бәдрәфләр һәм йөреп кергәннән соң йорт хайваннары тәпиләрен юу урыны бар.
Барлык йортлар да «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзелгән. Илкүләм проект Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда булдырылды.