Республиканың Фәннәр академиясендә бу елга йомгак ясалды һәм киләсе 2024 нче елга планнар билгеләнде. Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, максатлар бик зурдан.
2024 елда Казанда төрки дөнья Фәннәр академияләре генераль ассамблеясенең утырышы уза. Шулай ук киләсе елда яшь галимнәр өчен чараларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. 2024 ел республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Фәннәр академиясе әгъзаларына Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та мәрәҗәгат итте. Ул агымдагы елның уңышларын билгеләп үтте, шулай ук якынлашып килүче Фәнни-технологик үсеш елында югары стандартларга таянуны дәвам итәргә кирәк, дип ассызыклады .