Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, Гражданнар сугышы каһарманы, журналист, Татарстан Республикасын төзүгә зур өлеш керткән сәясәтче, татар совет мәдәниятен тудыруга катнашкан әдип Шамил Усмановның тууына 125 ел тулды. Шул уңайга Казанда Шамил Усмановка багышланган «Сынган канат» дип аталган спектакль күрсәттеләр. Пьесаны драматург Хәбир Ибраһимов әдәби кичә өчен махсус язган. Рольләрдә Галиәскәр Камал театры артистлары уйнады.
Легендар шәхес турында легендалар да күп туа. Шамил Усмановның тормыш юлы турында берничә версия бар. Кайсына ышанырга? Тикшерүче дә моның очына чыга алмыйча Усмановтан сорау ала. Төп рольләрдә – Ришат Әхмәдуллин белән Ильнур Закиров.
Шамил Усмановның аянычлы тормыш юлын сценарийга салу җиңел булмады, ди драматург Хәбир Ибраһим.
Сорау алу дәвамында ул бөтен тормышын күз алдыннан кичерә. Сәхнә бертуктаусыз үзгәреп тора. Ашыйлар да биредә, тәмәке дә тарталар. Кыйнау эзләре, кан, пистолет. Ышанмаган җиреңнән ышанырсың. Режиссер Лилия Әхмәтованың яратып, янып эшләгәне күренеп тора.
Шамил Усмановның кызы ролендә – искиткеч Рәйхан Габдуллина. Елап та, җырлап та күрсәтте ул.
“Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли.” 1927 елның 7 ноябрендә радио татар телендә сөйли башлый. Бу — хәзерге Тинчурин театры бинасыннан Шамил Усманов тавышы була.
Рәсми чыганакларга караганда Шамил Усманов Пенза өлкәсендә туган. Әмма Чүпрәледән килгән якташлары моның белән килешми. Шамил Усмановның тормышы һәм иҗаты һаман да яхшылап өйрәнелмәгән. Төбәкче Расыйх Сабирҗанов эксклюзив материаллар җыйган.
Без кабызган утлар сүнмәс алар. Халкы өчен янып яшәгән Шамил Усмановның да ялкыны беркайчан сүнмәс.
Миләүшә Гыйльфанова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.