Татарстанның Иҗтимагый палатасында сайлауларны күзәтү буенча Штаб эшли башлады. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Сайлау законнарындагы үзгәрешләр һәм дәүләт башлыгы сайлауларына, ягни 15, 16. 17 мартта тавыш бирүгә әзерлек турында сөйләде. Россия президентын Илдә 8 нче тапкыр сайлыйлар. Буласы сайлауларга яшьләр инде зур кызыксыну күрсәтә. Шәһәр һәм районнарда инде яшь сайлаучылар клублары эшли.
Татарстанның иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, Иҗтимагый штаб, узган сайлаулардагы кебек үк, дискуссияләр өчен мәйданчык була. Анда сайлау кампаниясенең үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен иҗтимагый күзәтүчеләр әзерлиләр.