Киләсе атнадан ягни 25 декабрьдән-2024 нче елның 8 гыйнварына кадәр, Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.
Тыю кертелгән территорияләрдә пиротехника кулланган өчен штрафлар 20 мең сумга кадәр арта.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда пиротехник әйберләрне ягни бенгал утлары һәм шапылдаткычларны, сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән 500 метр ераклыктан ким территорияләрдә куллану тыела. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, юллар, шәхси һәм күп фатирлы йортлардан 30 метр чигендә пиротехника куллану тыела.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында балалар өчен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме чараларын үткәрү урыннары контрольгә алыначак, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, сәүдә өчен билгеләнмәгән урыннарда пиротехник әйберләр сатуны ачыклау һәм туктату буенча уртак рейдлар оештыра.