Яңа фатир ачкычларын Алексеевск районының Аккош авылында 24 гаилә алды. Һәм алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Булыгин гаиләсе дә бар.
Яңа фатирда беренче чәй эчү – онытылмаслык мизгелләр. Хуҗабикәләр бәйрәм табынына сый-нигъмәтләр әзерли. Залдагы йомшак җиһазлар, телевизор — яңа бинага күченгән Алексей Булыгин гаиләсенә «Алексеевскдорстрой» оешмасыннан бүләк. Алексей махсус хәрби операциядә инде елдан артык. Гаиләсе аны — хәзер өч бүлмәле фатирда көтә.
Фатир бик яхшы, якты, иркен, урын күп, зур. Барысы да матур, барысы да яхшы… Мондый ярдәмегез өчен, зур рәхмәт.
Булыгиннар гаиләсендә кызлары Анисия белән улы Иван үсеп килә. Яңа йортка күченү көнендә балалар Алексеевск районы хакимиятеннән Яңа елга бүләкләр алды.
Алексеевскдорстрой оешмасыннан ташламалы торак программасы буенча Лебяжье авылында яңа фатир ачкычларын 24 гаилә алды.
Барлык фатирлар да — чиста эшләнгән, индивидуаль җылытыла. Ә йорт үзе мөһим социаль объектлар белән янәшәдә генә.