20 нче декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләгән Резидә Макуеваны соңгы юлга озаттык. Хушлашу мәрәсименнән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы
Декабрь дә, күңел дә җепшек иде ул иртәдә. «Курган» зиратына җыелучыларның Резеда Галимҗан кызының арабыздан мәңгелеккә китеп баруына ышанасы килмәде.
Хушлашу мәрәсимендә чыгыш ясаган якыннары, дәүләт эшлеклеләре, хезмәттәшләре аның үз эшен җиренә җиткереп эшли торган журналист кына түгел, гади һәм ачык, ярдәмчел кеше иде дип кат-кат искәртте.
Резеда Макуеваның арабыздан китеп баруын белгән хезмәттәшләре Россиянең барлык почмакларыннан диярлек шалтыратып кайгы уртаклашты дип сөйләде соңгы юлга озату мәрәсимендә якыннары. Әйе , Резеда Макуева гаммәви чараларның иң катлаулы юнәлешендә үз исемен булдырган журналист, абрулы җитәкче иде. Татарстан парламентының матбугат хезмәте эшчәнлеген илкүләм дәрәҗәдә үрнәк итеп үстерүгә зур өлеш керткән белгеч. Әле дә аның тәкъдиме белән мәктәпләрдә укучыларга праламент дәресләре укытыла.
Резидә Макуева журналистикага урау юллар аша килә. Башта «инженер-механик» белгечлеген ала. 90 нчы елларда ул Түбән Кама нефть химиясе телестудиясен җитәкли.
Ә 1997 елда, икенче югары белем алып, безгә «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә килә.
Көнне-төнгә ялгап егерме елга якын Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтен җитәкләгән Резеда Макуеваның төп терәге гаиләсе була. Бакчасында чәчәкләр үстерергә яраткан. Кешеләр белән аралашканда, йөзе дә чәчәк кебек балкып тора иде. Исеме дә Резеда чәчәгеннән алынган хезмәттәшебезнең, урыны җәнәттә булсын.
Мөршидә Җиһан. Ирек Хәмидуллин . Татарстан яңалыклары