Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 50 елга якын гомерен татар филологиясенә багышлаган шәхес, олпат галим-тюрколог Марсель Бакировның 90 яшьлеген зурлап билгеләп узды. Чарадан безнең махсус репортаж.
1972 елда Марсель Бакиров төрки һәм татар шигыренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын эксперименталь юл белән тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. Шул көннән башлап фәннән чыкканы юк.
Чараны оештырган Фәнзилә Җәүһәрова Марсель абый эшчәнлеген тулы бер институка тиңли.
Аның укыткан фәннәре дә үзенең фәнни-тикшеренү өлкәсе белән тыгыз бәйле. Студентлар өчен иң якыны Татар фольклоры. Аның практик өлеше студентлар белән экспедицияләрдә уза.Марсель абыйның бер шәкерте остазларына рәхмәт әйтергә дип Мәскәүдән кадәр кайткан.
Марсель Бакиров, тюркологиядә беренчеләрдән, һун бабаларыбызда һәм борынгы төрки сүз сәнгатендә матур сөйләү-ораторлык сәнгатенең булганлыгын ачты, Орхон язмаларының да шул ук традициягә нигезләнгәнлеген исбатлап чыкты.
Әлбәттә галимнең үрнәк гаиләсе дә әлеге кичә үзәгендә.Шундый ук изге теләкләр кичә барышында шактый яңгырады.
Саллы фәнни хезмәтләр язу белән бергә, М.Бакиров хәзерге әдәби вәзгытьне дә өйрәнгән галим. Шигырь белгече буларак ул бик күп шагыйрьләр, язучылар иҗатына мәкаләләре аша бәя бирде. Кичәдә катнашучылар галимгә атап язылган шигырьләрен укыды. Шигырь язарга өйрәткән остазларына китапларын бүләк итте.
Хатип Госман, Ибраһим Нуруллин, Мирфатыйх Зәкиев кебек атаклы галимнәрдә белем алган Марсель ага инде үзе дә меңнәрчә студентларга фән дөньясына юл ачты.
Марсель ага гел хәрәкәттә – фәннән дә читләшми. Күрәсең хәрәкәттә булуы , аңа бәрәкәтле гомер дә биргән.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнов .Татарстан яңалыклары