Казандагы «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме, шул исемдәге музыкаль спектакль чыгарды.
“Кайнар йөрәкле кешеләрне Кар иле патшабикәсе бернишләтә алмый.” Татар телен саклау һәм үстерү — балаларны тәрбияләүдән башлана. “Апуш” театр студиясенең нәни актерлары профессиональ дәрәҗәдә уйныйлар. Үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең. Студия эшчәнчелеге Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Сәхнә бизәлеше үзгәреп тора. Костюмнардан күзләр камаша. Югары дәрәҗәдә сыйфатлы сәхнә әсәре килеп чыксын өчен бихисап кеше көч куйган. «Бозны эреткән йөрәк» спектакленә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Рәупова, ә җырларның сүзләрен – шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән.
Саф татарча сөйләм, яшь актерларның хисләре һәм сәхнәдә үзләрен иркен тотуы сокландыра. Студиядә укучылар белән тәҗрибәле остазлар шөгылләнүе әллә кайдан сизелеп тора. Резедә Сәлахова, Лилия Зәйнуллина, Артур Шәйдуллин, Алия Фәйзрахманова. Бу профессионаллар – кечкенә талантлардан зур артист тәрбияли.
Казанда тагын Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм Чулпан мәдәни үзәгендә “Апуш” театр студияләре эшләп килә. Биредә укыган балаларның һәрберсе спектакльләрдә катнаша. Алар сәхнәдә “яши”, театр белән яна.
2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Апуш» татар балалар театр студиясенең башка төркемнәреннән дә өр-яңа спектакльләр көтелә. Премьеларны күрергә сез дә килми калмагыз.
Миләүшә Гыйльфанова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.