Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан районнары чикләренә үзгәрешләр кертү турында законны имзалады. Шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнары территорияләре чикләренә төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта Татарстан җитәкчесе порталында басылган документта күренә.
Вахитов һәм Идел буе районнарына карата «Нурсолтан Назарбаев урамының җөп сандагы номерлы йортлар ягыннан Габдулла Тукай урамына кадәр, Габдулла Тукай урамының җөп номерлы йортлары ягы буйлап Сара Садыйкова урамына кадәр» чигенең картографик тасвирламалары үзгәртелгән. Хәзер документта «Нурсолтан Назарбаев урамының так сандагы номерлы йортлар ягыннан Вахитов мәйданына кадәр, Техника һәм Габдулла Тукай урамнарын кисеп, төньякка Габдулла Тукай урамының җөп номерлы йортлар ягы буйлап Сара Садыйкова урамына кадәр уза» дип язылачак.
Совет районы чикләренең картографик тасвирламасына өстәмә пункт кертелгән: «Совет районы аралаш участогы чиге («Фәнни шәһәрчек») Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең аралаш участогы чиге («Фәнни шәһәрчек») буенча Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы белән чиктәш җирдә уза».
Дәүләт Советының 50 нче юбилей утырышында билгеле булганча, әлеге өстәмә Совет районында яшәүчеләрнең санын якынча 600 кешегә арттырачак.