Россия Президенты Владимир Путин 2024 нче елда дәүләт башлыгы сайлауларында катнашу өчен, Үзәк сайлау комиссиясенә кандидат буларак теркәлеп документларын тапшырды.
Владимир Путин сайлауларга үзен-үзе тәкъдим итүче булып бара. Россия президенты сайлаулары турындагы закон нигезендә, моның өчен аңа ким дигәндә 500 кеше санында сайлаучылар төркеме төзергә кирәк булган. Төркем җыелышы инде 16 нче декабрьдә узды, катнашучылар бертавыштан Владимир Путинны хуплады.