Илдәге вәзгыятьтән читтә калмыйча, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузучылар республикабызда көннән-көн арта. Шәһәр- район, авыл җирлекләрендә төрле юнәлешләр буенча ярдәм чаралары оештырыла. Окоп шәмнәре ясыйлар, эчке киемнәр тегәләр, азык-төлек җыелмалары туплана. Зщй районының Александр Бистәсе мәктәбе укучылары да, игелекле гамәлгә кушылды. Алар хезмәт укытучы белән бергә госпитальдә ятучы хәрбиләргә култык таяклары эшләгән. Игелекле ярдәм турында Зәйдәге хәбәрчебез Әдилә Борһанова язмасында.
Александр Бистәсе укучылары дәресләр тәмамлангач, өйләренә кайтырга ашыкмый. Укытучылары Нияз Һадиуллин җитәкчелегендә хәрбиләр өчен култык таяклары ясыйлар. Биредә һәркем эшнең җаен белеп башкара. Ике атна дәвамында барлыгы 20дән артык култык таягы әзерләп тапшырганнар инде.
Агач белән Кәрәкәс авылы кешесе булышлык күрсәткән. Материал җитәрлек, егетләрнең генә бу таяклар белән түгел, үз аякларында кайтуларын телибез, ди алар. Әзер таякларга илебез сагында торучы ир-атларга рәхмәт сүзләре һәм теләкләр язылган хат та беркетеп куялар. Барысы да ихлас йөрәктән башкарыла.
Култык таяклары белән бергә мәктәптә окоп шәмнәре дә әзерлиләр. Аларны махсус хәрби операция игълан ителгәч тә ясый башлаганнар. Меңнән артык шәм ясап озатулары билгеле.
Мәктәптә генә түгел, авылда да гуманитар ярдәм әзерләү буенча зур эш алып барыла. Авыл җирлеге башлыгы үзе дә бу яктан үрнәк күрсәтә.