Бүгенге сүзебез тумышлары белән Апас районы Дәвеш авыл җирлегеннән булган якташларыбыз хакында. Алар ярдәме белән Чирү авылында күл чистартыла, Колгына авылында балалар мәйданчыгы урнаштырыла, чишмә ясала, изгеләр зираты тимер рәшәткәләр белән әйләндерелеп алына. Тулырак алдагы материалда.
Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәинов тумышы белән Чирү авылыннан булган Котдүс Саттаров һәм шулай ук Чирү авылы егете Илфат Фазлуллинның туган авыллары өчен изге эш башкарулары турында сөйли. Авыл утасында булган күл чистартыла, янында үсүче агачлар киселә, тамырлары казып алына.
Колгына авылында урнашкан яңа балалар мәйданчыгы. Аны шулай ук авылына киң күңелле якташлары бүләк итә.
Колгына авылында урнашкан кое. 2023 елда авыл халкы, иганәчеләр ярдәме белән ул яңача төзекләндерелә. Бүген ул җирлеккә ямь биреп тора, шифалы сулары белән савыктыра.
Изгеләр зираты территориясендә дә күләмле эш башкарыла. Мәңгелек йорт тимер рәшәткәләр белән тотып алына.
Гөлнара Сөнгатуллина, Гадил Галиев. Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары. Апас районы.