Узган атна сәяси вакыйгаларга да бай булды. 12нче декабрьдә Россия Конституциясенә 30 ел тулды.
Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы илленче утырышы үтте.«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Мәскәүдә 21 нче съезды узды.Бу һәм башка темалар турында — парламент хәбәрләрендә. Алар белән Алия Галиуллина таныштыра.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең 21 нче съезды Мәскәүдә узды. Анда Татарстан вәкилләре дә катнашты. Делегатлар Владимир Путинның ил Президенты итеп сайланырга дигән карарын бертавыштан хуплады.
Парламентарийлар Дәүләт Советының көзге сессиясен япты. Бу чакырылыш 50 нче юбилей утырышының көн тәртибендә 20 дән артык мәсьәлә каралды.
Халык сайланучылары даими рәвештә пассажирлар йөртү, янгынга куркынычсызлыгы, мәдәният һәм яшьләр сәясәте турындагы законнарда үзгәрешләр турында фикер алышты. Депутатлар авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру буенча тулы мәгълүмат алды. Парламент шулай ук закон проекты эшчәнлеге һәм киләсе елга хезмәттәшлек планын карады, Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елга нәтиҗәләр ясады.
Сессия алдыннан гадәттәгечә парламент комитетлары утырышлары узды. Халык тарафыннан сайланучылар булачак законнар гына түгел, халык өчен мөһим темалар — республикадагы вәзгыять, халык кәсепләрен үстерү, шулай ук инвалидлар өчен эш урыннарын билгеләү турындагы гамәлдәге республика законына ачыклык кертү турында фикер алышты.
Игенчеләр сараенда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды. Парламентарийлар Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе эшчәнлегенә йомгак ясады. «Йогышлы авырулар буенча илдәге экологик вәзгыять бик киеренке, — дип ассызыклады ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов
Республиканың ветеринария хезмәте тарафыннан терлекләрнең барлык төрләренең баш санын диагностик тикшеренүләр һәм аеруча куркыныч авыруларның профилактик вакцинацияләре белән 100% ка тәэмин ителгән. Алмаз Хисаметдинов хуҗасыз хайваннарны аулау эшен оештыру турындагы законнарны үтәү мәсьәләләренә аерым тукталды.
Республикада хуҗалардан башка терлекләр тоту өчен 19 приют бар, шуларның 17се шәхси һәм 2 се муниципаль. Терлекләрне тоту урыннарының гомуми саны 3 меңнән артык. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча күзәтүчесез хайваннар өчен муниципальара приют төзү проекты гамәлгә ашырыла, аны Чаллыда урнаштыру планлаштырыла.
Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетында халык сайланучылары Татарстан сайлау округларының яңа схемасы турында фикер алышты. Сайлау округларының гамәлдәге формасы Дәүләт Советы тарафыннан 2014нче елда расланды, — дип искәртте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Яңа схемада сайлаучылар саны буенча бермандатлы сайлау округларының якынча тигезлеге турындагы таләпләр үтәлде. Барлыгы бермандатлы 50 сайлау округы эшләячәк, аларның 17сендә яңа чикләр барлыкка килә.
….
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре турындагы законнарына ачыклык кертү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Республикада меңнән артык кеше халык кәсепләре һәм һөнәрләре эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнә.
Күпләр үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Бу аларга һөнәрчелек белән шөгыльләнүне рәсми эш урыны белән бергә алып барырга мөмкинлек бирә. Авыл халкы өчен үзенең иҗади эшчәнлеген рәсмиләштерү, үз хезмәт әйберләрен ачык рәвештә сату һәм пенсия иминият системасына кушылу мөмкинлеге барлыкка килде. Татарстанда агач, металл, тире, чүлмәк һәм керамик җитештерү, киез һәм ювелир кәсепләр кебек халык кәсепләренең төрләре үсеш алды. Республика җитештерүчеләре һәм осталары ел саен халыкара, төбәкара, Россия һәм республика дәрәҗәсендәге 30дан артык күргәзмә-ярминкәдә катнаша.
Социаль сәясәт комитеты утырышында парламентарийлар инвалидлар өчен эш урыннарын билгеләү турындагы республика законына ачыклык кертте. Бу документны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү һәм аны арттыру буенча чаралар күрү зарур. Бу хакта профиль комитеты башлыгы Светлана Захарова Дәүләт Советы Президиумында хәбәр итте.
Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше һәм эксперт советы комитетының уртак утырышында депутатлар автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм йөк ташуны оештыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертте. Шулай ук парламентарийлар комитетның 2023нче елда һәм тулаем алганда алтынчы чакырылыш узган чорга йомгаклар ясады.
….
12нче декабрьдә илдә Россия Конституциясе көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне Фәрит Мөхәммәтшин яшь гражданнарга паспортлар тапшырды. Шулай ук парламент рәисе Кыргызстан Республикасының генераль консулын кабул итте. Дәүләт Советында Санкт-Петербург Законнар чыгару Җыены белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
12нче декабрьдә Россия Конституциясенә 30 ел тулды. Бу көнне Фәрит Мөхәммәтшин парламентта Россия гражданнарының паспортларын 20 яшь гражданга тапшырды.
Алар — уку алдынгылары, тематик олимпиадалар һәм спорт ярышларында җиңүчеләр. Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, аларның һәрберсе өчен тормышларында бу яңа этап, хокуклар белән беррәттән, җитди бурычлар да барлыкка килә. Фәрит Мөхәммәтшин укучыларга һәрвакыт һәм бар нәрсәдә дә җаваплылык күрсәтүләрен һәм үз яшьтәшләре өчен үрнәк булуларын теләде.
….
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, Кыргызстан дипломаты бу елның ноябрендә эшкә кереште.
Ул Кыргызстанның Казандагы беренче Генераль консулы. Генереаль консуллыкны ачу турында карар агымдагы елның маенда кабул ителде. Фәрит Мөхәммәтшин Эрик Бейшембиевны Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләде, яңа вазифада уңышлар теләде. «Казандагы Генераль консуллыкны озак вакыт Кыргызстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы системасында югары һәм җаваплы сафларда эшләгән кеше җитәкләвенә без бик шат», — дип ассызыклады парламент рәисе.
Төньяк башкала парламентарийлары Татарстанның икътисадый һәм цифрлы мөмкинлекләре белән танышты. Алар Иннополиста булды. Татарстан парламентында коллегаларын Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Очрашып, фикер алышканнан соң, Татарстан Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыены арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
9 нчы декабрьдә Россиядә Ватан геройларын хөрмәтләделәр. Әлмәт нефтьчеләре нефть тармагы үсешенә нигез салган беренче юл салучыларны искә алды.
Болар 25 легендар фамилия, Әлмәт шәһәр паркында Геройлар аллеясында мәңгеләштерелгән. Алар арасында күренекле җитәкче — Министрлар Советы Рәисе урынбасары, СССР Дәүләт планы башлыгы — Николай БайбакОв, шулай ук бөтен илгә танылган бораулаучы, социаль хезмәт Герое Дамир Нуретдинов бар. Инде берничә ел “Татнефть” профкомы аларны — профсоюз комитетлары рәисләрен, ветераннар һәм яшьләр комитетлары советлары активын искә алырга чакыра. Митингта, чәчәкләр салу алдыннан һәр Геройны һәм аның Ватан үсешенә керткән өлешен искә төшерделәр.