Яшел Үзәннән махсус операция зонасына бүген гомуми суммасы 8 млн сумлык 7 тоннадан артык ярдәм җибәрелгән. «Татар-информ»га бу хакта Татарстанның Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хәрбиләргә генераторлар, рацияләр, спорт мотоциклы, мичләр, юрганнар, урын-җир кирәк-яраклары, матраслар, кием һәм медицина җиһазлары илтәләр.
Фронттагы көнкүрешне җайга салу өчен кирәкле әйберләр белән бергә хәрбиләргә мәктәп укучыларыннан хатлар һәм шәхси посылкалар да юллаганнар.
Йөкләрне җибәрүдә «Хәрби туганлык»ның җирле бүлекчәсе вәкилләре, «Юнармия» активистлары, солдатларның туганнары һәм битараф булмаган Яшел Үзән халкы катнашкан.
Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.