Безнең мөмкинлекләр шактый зур, әмма туры элемтә минем адреска килә торган 20 иң төп сорауга җавап бирде. Президент бер генә мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмады. Хөкүмәттә эшләгән кеше буларак, шуны әйтәм, бу туры элемтәдән соң якын арада хәл ителәчәк бурычлар формалаша. Туры элемтәгә иң югары бәяне бирер идем. Президент җәмгыятьне борчыган бер генә теманы да игътибарсыз калдырмады.