Шушы көннәрдә җыр-моң сөючеләрнең көтеп алынган вакыйгасы Татар җыры татар эстрада фестивале узды. Быел да күркәм гадәт буенча әлеге музыкал чара Мәскәүдә, Уфада һәм Казанда гала-конөерт белән тәмамланды. Быелгы тамаша нәрсә белән үзенчәлекле иде? Җыр-моң бәйрәменнән чираттагы репортаж.
«Татар җыры»ның моңын һәр татарга җиткерү, аны тансыклату максаты куйган милли фестиваль быел 24 нче мәртәбә тамашачысы алдында сынау тотты. Беренче булып имтихан сәхнәсенә Әнвәр Нургалиев чыкты.
Татар җыры фестивале күптән инде илебезнең төрле посмакларына сибелеп яшәгән таттарларны да очраштыручы мәдәни бәйрәмгә әвереде.
Быел 25 җырчы «Алтын Барс» сынына лаек булды Аларның шатлыгын тамашачылар белән бергә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов уртаклаша. Татар җыры башланыр алдыннан Татарстан Республикасы рәисенә дә «Автодор» кубогы тапшырылган иде. Дәвамы буларак ел буе әзерләнгән татар җыры бәйрәме.
Айдар Галимов 24 нче тапкыр үткәрелгән Татар җыры фестивалендә 24 нче Алтын барс сынын алган.
Әлбәттә сәхнәдә «Татар җыры»н данлаучы яшьләр дә чыгыш ясады. Сынатырга исәпләрендә дә юк. Шулай ук сәхнә образын тудыру, кием-кыяфәт тә татар җырында ел да яңа өслүптә уза. Әмма шушысы үзгәрешсез җыр бәйрәме туган телебезгә мәдхия белән тәмамлана.
Мөршидә Җиһан. Эльвира Фәйзуллина, Искәндәр Төмәнев.