Игелекле эшләр башкаруның билгеле бер көне юк. Шуңа да Кайбыч районында игелекле гамәлләргә багышланган чаралар бик еш үтә. Әле шушы көннәрдә генә район мәдәният йортында “Игелек кыл” дип аталган хәйрия концерты узды.
Казан артистлары катнашында ял концерты оештыру сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче әниләр һәм аларның балалары өчен яңа ел алдыннан икеләтә-рухи һәм матди бүләк.
Кайвакытта бер җылы сүз кеше өчен шулхәтле мөһим булырга, хәтта ул кешенең соңгы өметен уятып, яшәргә көч биреп җибәрергә мөмкин.
Кайбычлыларның мохтаҗларга булышу чаралары еллык хисап өчен түгел, күңел кушканга , чын күңелдән ярдәм итү нияте белән эшләнә.
Игел кыл хәйрия чарасы сәламәтлеге чикле балаларның яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнлеген искәртә, безнең аларга битараф булмавыбызны раслый.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.