Бүген 18 нче декабрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы илленче утырышы уза. Анда парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның быелгы эшенә йомгак ясый. Утырышның көн тәртибенә барлыгы 19 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән җиде республика һәм бер федераль закон проекты.
Алар арасында җирле үзидарә, янгын куркынычсызлыгы, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, Татарстанда мәдәни мирас объектлары, Республикада балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турындагы мәсәләләр карала.