Россия Президенты Владимир Путинның еллык турыдан-туры-элемтәсе һәм матбугат конференциясе киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Ил Президенты гражданнарның һәм журналистларның күп санлы көнүзәк сорауларына ачыктан-ачык җаваплар бирде, хәзерге тышкы һәм эчке вәзгыятькә мөнәсәбәтен белдерде.
Владимир Путин Казанның ни өчен БРИКС саммиты уздыру урыны буларак сайланганын да аңлатты. «Татарстан бик яхшы үсеш ала, ә Казан – иң яхшы үрнәкләрнең берсе. Яхшы шартлар тудырылган. Республика җитәкчелеге яхшы эшли. Шулай ук, республикада халыкның эчке культура дәрәҗәсе сокландыра һәм хөрмәткә лаек», – диде Президент. Ул Татарстанда инфраструктураның да яхшы үсеш алуын билгеләп үтте. Казан спорт, сәяси чараларны да уңышлы үткәрде, шуңа күрә үзенә җәлеп итеп тора, -диде ил җитәкчесе.