Владимир Путин бүген матбугат конференциясе һәм туры элемтә уздыра. Беренче тапкыр ике вакыйга берләштерелә. Белгечләр бу форматны иң уңышлыларының берсе булыр дип саный. Һәрбер россияленең Президентка сорауны турыдан-туры бирү мөмкинлеге бар. Президент белән туры элемтәнең иң зур өстенлеге — һәр бирелгән сорауга җавап һәм игътибар булуы. Быел 8-йөз меңнән артык шалтырату һәм өч йөз мең хәбәр килүен билгеләп үтәләр. Бу туры элемтә 20 нче тапкыр уза. Беренче тапкыр ул 2001 елда узган иде. Үткән туры элемтә 3 сәгать ярым дәвам иткән. Дәүләт башлыгы сорауларга 4 сәгатьтән артыкта җавап биргәне бар . Бу туры элемтәдә катнашу мөмкинлеге әле дә бар. hәм моның өчен «Мәскәү Путинга рф сайтына» кереп үз соравыңны җибәрергә мөмкин. Элемтә 12.00 сәгатьтә башлана.
Президент белән туры элемтәне белгечләр аралашуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе дип саный. Эфирда яңгыраган һәр сорауга җавап бирелә. Белгечләр сорауларга җаваплар арасында Владимир Путин тарафыннан алда торган сайлауларда катнашуы турындагы карар да бар дип раслый. Бу хакта Президент узган атнада белдерде.