Кыш җиткәч әкияти матурлык тудырган табигатькә ияреп, кеше үзе дә өй тирәләрен, урамнарны бизәргә керешә. Яңа ел алдыннан төсле утлар, алар электр белән эшли. Әмма көннәр салкын тору шәхси йортларда яшәүчеләр өчен өстәмә кыенлыклар тудыра. Шушы көннәрдә республикабызның кайбер районнарында янгын чыгып кеше гомерләре өзелде. Кайбер йортларда җылылык, икенчеләрендә исә су системалары туңу күзәтелә. Актаныш районы Тыңламас авылында килеп чыккан янгынга сәбәпче булып өйгә кергән су линиясенең туңуы булды ди белгечләр.