Кайбыч районында сәламәтлеге чикле балалар Кыш бабайга хат язды. Кышның төп тылсымчысыннан җавап хаты кайчан киләчәген Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Декабрь ае — бик күп балалар өчен могҗиза ае. Кышның төп тылсымчысы – ул Кыш бабай. Шуңа да
Галия Кайбицкая музее хезмәткәрләре яңа ел бәйрәменә әзерлекне иртәрәк башлый.
Хат язу чарасын оештыручылар балаларга Бөек Устюг шәһәрендәге төп тылсымчы йорты һәм Кырлайдагы Татар Кыш бабае һәм Кар кызы резиденциясе турында сөйләде. Балалар язган хатларга җавап –ягъни бүләкләр район башлыгы үткәрә торган төп чыршы бәйрәмендә тапшырыла . Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков , Татарстан яңалыклары.