Шушы көннәрдә генә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исеме бирелү тантанасы булып узды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Зур Солтан авылы, әллә ни зур булмаган торак пункт, анда 370кә якын кеше яши. Ләкин Татарстанда бу авылны танылган шәхесләр аркасында беләләр.
Әлеге вакыйгага багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова да катнашты һәм чыгыш ясады.
Олы Солтан авылындагы әлеге күп функцияле үзәк “Авыл клубы” республика программасы кысаларында төзелгән. Анда мәдәни чаралар гына түгел, музыка һәм хореография дәресләрен уздыру өчен дә шартлар булдырылган. 200 урынга исәпләнгән тамаша залы кирәк булганда спорт чараларын уздыру өчен файдаланыла.
Бүгенге тантанада катнашкан Татарстан һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев тә шушы авылныкы. Мәдәният йорты аның исемен йөрткән урамда урнашкан.
Хәлим Бәдри улы Җәлалов, сәхнә тәхәллүсе Хәлим Җәләй, драма актеры, Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, «Намус һәм тугърылык» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты. Хәлим Җәлалов әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Галиәкар Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды
.
Фәннур Хәсәнов, Владимир Юрков Татарстан яңалыклары