Хөкүмәт йортында Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына йомгак ясалды. Ул «Мәдәният» милли проекты кысаларында узды.
Татарстан — быел авылларда төзелә торган объектлар саны буенча алдынгылар рәтендә. Хәер, әһәмиятле объектлар шәһәрләрдә дә кертелде. Казанда, яңартылганнан соң, Фешин исемендәге сәнгать училищесы, Буада- драма театры ачылды. Шулай ук, «Мәдәни башкала» проекты турында да сөйләделәр, ул бер ел эчендә үз чараларына 50 меңнән артык кешене җыйды һәм тагын 90 меңнән артык кеше онлайн режимында карады.
Тагын бер мөһим вакыйга Элеккеге ЦУМ бинасы белән бәйле. Хәзер ул Халыкара һөнәрчелек үзәге итеп үзгәртелә. Бу идеяне тормышка ашыру киләсе 2024 елда дәвам итәчәк.