Казан Фидераль Университеты профессоры Җәүдәт Хөсәеновның гомере буе җыйган афоризмнар китабын тәкъдир иттеләр.
Китап укучылар эш өстәленә тагын бер яңа басма өстәлде. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан әлеге китап нәрсә турында, кемнәргә тәгаенләнгән? Хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов әлеге һәм башка сораулар белән китапның авторына, китап бастыруда катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
231 битлек әлеге саллы гына басманың авторы Казан Фидераль Университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы, Россия табигать фәннәре академиясе академигы- Җәүдәт Хөсәенов
Гомере буе гаделлек эзләгән, намус- вөҗдан тәгъ лиматларына тугры калган Җәүдәт Абдулла улы гаҗәпләндерде мине. Дөресрәге- сокландырды, никадәр зур эш башкарылган,- дип сүзен башлады китапка кереш сүз язган Алмаз Хәмзин.
Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үскән, хезмәт юлын шунда башлаган Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов бөтен яшәеше, бөтен эшчәнлеге белән яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү үрнәге булып тора.
Китап 21 бүлектән тора һәм анда авторның күп еллар дәвамында Интернетта дөнья күргән һәм моңарчы матбугатта басылмаган, 6000 нән артык афоризмнары, әйтемнәре, фәлсәфи, кызыклы фикерләре, хикмәтле һәм канатлы сүзләре туплап бирелән.
Әлеге басма җыентык һәр гаиләнең, мәктәпкәчә һәм мәктәп учрежденияләре, югары уку йортларында эшләүче хезмәткәрләр өстәлендә файдалы китапларның берсе булыр дигән теләктә калабыз, диелә китапның кереш сүзендә.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.