Иртәгә Владимир Путин туры элемтә барышында елга йомгак ясаячак. Быел тарихта беренче мәртәбә туры элемтә матбугат конференциясе белән берләштерелгән.
Президентка сораулар телефон hәм смс, социаль челтәрләр hәм видео буенча кабул ителә. Миллионнан артык сорау инде алынган. Сораубирү тәртибен «мәскәү-путинга нокта ру» сайтында ачыкларга була. Сорауларның темалары беренче урында социаль сәясәткә, икенче урында — сәламәтлек саклау, торак hәм торак-коммуналь хуҗалыгына кагыла. Исегезгә төшерәбез, матбугат конференциясе белән берләштерелгән зур сөйләшү 14 декабрьдә уза.